ЫРЫ’К-ШЫРЫК с. сөйл. 1. Җилкуар, җилбәзәк табигатьле (кеше тур.) 2. и. мәгъ. Шундый сыйфатларга ия кеше. Юк, ул беркайчан ырык-шырыклар, ялкаулар рәтендә йөрмәде. Р.Низами ◊ Ырыкка да шырыкка гади с. Юкка-барга, кирәкмәгәнгә. Ырыкныкы шырыкка 1) Җиңел юл белән генә, харамнан табылган малның тиз юкка чыгуы, әрәм-шәрәм булып бетүе турында. Байдек, мескен, юклыкка чыдый алмыйча, баягы хатынның хәситәсен урлап кайткан иде, барысын да әрәм-шәрәм итеп бетерде: ырыкныкы шырыкка китте. К.Насыйри; 2) Кеременә карап чыгымы да китә бару турында; 3) Күп сүз сөйләү, гайбәт таратып җилбәзәкләнеп йөрү, бер кешенең гайбәтен икенче кешегә җиткерү турында. Ырыкныкы ырыкка, шырыкныкы шырыкка «Мал харамнан табылган булса, харамга, хәләлдән килсә, хәләлгә китәр» мәгънәсендә. Ырык та шырык Җитди кеше түгел, җитдилеге юк |