ЫРУДАШ и. 1) к. ыругдаш. Күктәге Тәңрегә, җирдәге ияләргә таянган, шуңа күрә үзенең көченә кирәгеннән артык ышанган Утташ кам ырудашларын ачыктан-ачык та, яшертен дә бигә каршы котырта башлады. Н.Фәттах 2) Бер ырудан ( 1, 2 мәгъ.) булган, шул ыруга караган кешеләрнең яки җанлы организмнарның берсе. Хайваннарның якын ырудаш төрләрен ыруг дип йөртелә торган аерым бер төркемгә берләштерәләр. Биология |