ЫРУГ и. 1) тар. Борынгы җәмгыятьнең төп социаль берәмлеге, кан кардәшлеге нигезендә берләшкән һәм күмәк хезмәт белән яши торган кешеләр төркеме. Запас туплау хатын-кызның ыруг эчендәге ролен бермә-бер күтәргән, шул нигездә матриархат – ыругта хатын-кызларның баш булуы, хөкем йөртүе туган дип тә уйлыйлар. Р.Әхмәтьянов. Мондый зур, иркен мәгарәдә халык та күп, йөзгә якын кеше, бөтен бер ыруг яши. Р.Фәизов

2) биол. Систематикада: охшаш төрләрне берләштергән зур төркем, токым. Бүре ыругы һәм Енотсыман эт ыругы, Төлке һәм Ак төлке ыруглары Этләр семьялыгына керә. Биология. Үсемлекләр ыругы

3) сир. к. ыру (1 мәгъ.). Җегетнең киткәндә әйткәне ике ыруг арасында канлы талаш булачагы белән куркыту иде. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә