ЫРУ и. 1) Кан кардәшлеге булган берничә буын; нәсел. Ике арадагы низаг тәмам юкка чыксын, ике ыру алга таба гомер бакый дустанә вә имин хәят кына кылсын иде... В.Имамов. Гали ага Ильясовның нәсел-ыруы безнең авылга тоташканга күрә, ул Юлбат авылына эзен суытмады. Р.Зарипов 2) махс. к. ыруг ( 2 мәгъ.). Күп ашап корсакларын тутырганнан соң, күшәп, тыныч кына ятарга яраткан сыер ыруы, атлардан ераккарак китеп, үзләре өчен тынычрак урын эзли. З.Зәйнуллин. Үлән, орлык, бөҗәкләр булмагач, кошлар дөньясында ачлык башланган. Шуннан канатлылар ыруы кар төшмәгән җылы җирләр эзләп карарга булган. З.Мурсиев 3) сөйл. к. ыруг ( 1 мәгъ.). Бик борынгы дәверләрдә Каф таулары белән Урал тауларында алыплар ыруы яшәгән. Г.Гыйльманов. Гималайның сихри тауларыннан башлангыч алган йөгерек Амур елгасы буенда шәитләр ыруы яшәгән. Халык хәтеренә бу ыруның искиткеч кызы Нурисан кереп калган. А.Нәҗми ◊ Ыруга калдыру Нәселгә, үрчемгә калдыру. – Ишан хәзрәт, теге бозауны карадым, бик көр, симез, таза бозау. Ыруга калдырырга ярарлык. К.Тинчурин. Ырудан калу Бала тудыру сәләтен җую. – Бер ел узмасаң да, ырудан калдым микән әллә, дип хафаланып йөри башлыйсың бит ул! – диде әбием. Э.Шәрифуллина |