ЫРМАУЛЫ с. 1) Ырмавы булган, ырмау ясалган. Ырмаулы такталардан җыелган тиңдәш өйләрне бер сызыкка тезеп, дүрт урам иткәннәр. К.Кәримов 2) диал. Кысалы, кысасы булган. – Бу собор Казанны җиңү хөрмәтенә салынган, – диде төркем алдында басып торган, аларга карап сөйләүче ырмаулы күзлек кигән хатын. Р.Кәрами |