ЫРМА’У I и. 1) Такта, борыс һ.б.ш. әйберләрне тыгызлап тоташтыру, җайлап урнаштыру өчен махсус ясалган уенты; җек. [Бәрәңге бакчасының түр киртәсен яңарту] Озакка сузылды, баганалары черегән икән, яңа баганаларга ырмау алу кулны тотты. М.Хуҗин. Агач элементларны ныклап тоташтыру өчен, такта һәм борысларның бер читенә ырмау, ә икенчесенә сырт ясыйлар. Төзү материаллары

2) диал. Кыса. Лениза бу кешеләрдә тагын бер уртаклык барын күреп алды: хатын-кызлар һәммәсе бер үк төрле медальон таккан иде – нечкә чылбырга тагылган ырмау эчендә бишпочмаклы йолдыз. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә