ЫРЛА’У ф. к. ырылдау. Әмир «хезмәт көне» дип авызын әле ачкан гына иде, Дәү Сөләйман белән Фазылбәк икесе берьюлы ырлап ябыштылар. В.Имамов. Аңа карап торсаң, чынлап та хәзер бүре кебек ырлап ташланыр төсле тоела иде. З.Кадыйрова

Ырлап алу Кыска гына ырлаган тавыш чыгару. Егет, тавык ботын авызына капкан саен, эт булып ырлап алды. Г.Исхакова

Ырлап кую Бер тапкыр ырлаган тавыш чыгару. Саттар агайның көчеккә үрелүе булды, көчек өрмәде, артка да чигенмәде, тешләрен генә ыржайтып ырлап куйды. З.Кадыйрова

Ырлый башлау Ырларга тотыну. Бату хан ыбыр-чыбырга җавап сүзе кайтарып вакланмады. Үгәдәй белән Чагатайныкылар шикелле, арыслан-юлбарыслар ырлый башламады бит әле, алар өчен көч сакларга кирәк. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә