ЫРЖЫК и. диал. 1. 1) Ямьсез итеп көлүче кеше 2) күч. к. алапа ( 3 мәгъ.). Бер атна үтмәгәндер, Мәрхәбәне сорап, ыржык хәтле бер кеше килде. Г.Әпсәләмов 2. с. мәгъ. 1) Ямьсез итеп ыржаеп көлә торган. Алып Бәргән, ыржык авыз, сөяк башларны тыңлап тормастан, алга китте. Р.Батулла 2) Зур гәүдәле, таза, нык. Сәрвәрне кара син, гәүдәгә ничек зурайды, ыржык бер адәм булыр бу. З.Мурсиев ◊ Ыржыктай таза Сәламәтлеге яхшы, нык; зур гәүдәле, көчле. Хезмәткә (солдатка) киткәндә рәтләп аягына да баса алмаган Шакирҗаны хәзер ыржыктай таза егет иде инде. К.Тинчурин |