ЫРЖАЮ ф. 1) Һөҗүм итәчәген белдереп, казык тешләрен күрсәтеп авызын ачу (хайваннар тур.). Ренат, ун бармагын да тырпайтып, көчекләргә үрелә башлаган иде, эт, ыржаеп, тагын ыргылды. Казан утлары 2) гади с. Авызындагы бар тешләрен күрсәтеп, урынсызга ямьсез итеп көлү. Бар да – шәфкатьсез, аяусыз, таш йөрәкле бәндәләр, Чорнап алган да көләләр, ыржаеп ул гәүдәләр... Һ.Такташ. – Мин ул селәгәйләргә үзем аңлатырмын. – Маташма, әти. Әйтеп карадым – ыржаеп көләләр генә. Р.Галиуллин 3) күч. Шыксыз, ямьсез булып күренү, куркыныч булып аерылып тору. Яктылык тигез төшмәгәч, таш бурадагы керенте-чыгынтыларның кайсы, күләгәдә калып, күзгә дә чалынмый, кайсыберсе, уба тишегедәй ыржаеп, күңелгә шом сала иде. А.Тимергалин Ыржаеп алу Кыска вакыт арасында ыржаю. – Йолкыш, ни йомыш? Ха-ха-ха! Нинди әйбәт рифмалаша икән бу сүзләр, – дип ыржаеп алды ул. Ф.Яруллин Ыржаеп калу Күпмедер вакыттан яки ниндидер сәбәптән соң ыржайган хәлгә килү. Җил белән саламы каерылып очкан абзар түбәләре аждаһа теше шикелле ыржаеп калганнар. М.Галәү Ыржаеп тору Әле, хәзерге вакытта ыржайган хәлдә булу. Ишектә олы амбар йозагы ыржаеп тора. Т.Галиуллин Ыржаеп утыру сөйл. к. ыржаеп тору. Ташландык әвеннәр җимерек стеналары, тишек түбәләре белән ыржаеп утыра. М.Галәү |