ЫРГЫТЫШУ ф. 1) урт. юн. к. ыргыту. Фатыйх абзый белән Зөфәр Хәлимович --- юл уртасында яткан ботакны алып ыргытышырга шофёр янына чыктылар. Р.Сәгъди 2) Кара-каршы, бер-беренә ыргыту, атышу. Кайвакыт җир өстендә зур-зур валуннар – йомры ташлар очрый; аларның кайберләре яртылаш җиргә баткан, әйтерсең Алып батырлар таш ыргытышып уйнаганнар да җыймыйча калдырганнар. Р.Кәрами |