ЫРГЫТЫЛУ ф. 1) төш. юн. к. ыргыту ( 1 – 7, 9, 12 мәгъ.). Кояш та, шуны сизгән сыман, үзенең якты нурларын, чәчү тубалыннан ыргытылган гәрәбә орлыклар кебек, җир өстенә сибә. А.Алиш

2) сир. к. ыргылу ( 2, 4 мәгъ.). [Закир] --- кечкенә соры күзләрен ерткычландырып, кулындагы дилбегәләре белән хатынга ыргытылды. Г.Ибраһимов. Аның тәрәзә аша урамга, Миңлебайның кочагына ыргытыласы, ә Миңлебайның исә, тәрәзәне рамы-ние белән куптарып ташлап, Мәрьямне үзенең көчле күкрәгенә кысасы килә иде... Н.Яһудин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә