ЫРГЫТУ ф. 1. 1) Әйберне кулга алып, билгеле бер юнәлештә төбәп очыру, ату. Өлкән килен Фәүзия келәт башыннан печән тырмаларын төшерде, зурлы, кечкенәле сәнәкләрне ыргытты. Г.Ибраһимов. Суалчанга черт иттереп бер төкерде дә кармакны, һавада сызгыртып, янә суга ыргытты. В.Нуриев 2) Тәртип белән урнаштырмау, пөхтәләп куймау, ничек эләкте шулай атып бәрү. Хәкимҗан абзый керә-керешкә кожаны белән сырмасын, бергә салып, мич арасына урындыкка ыргытты. А.Гыйләҗев. Алар, күлмәк-ыштаннарын ярга ыргытып, дулкыннарга ташландылар. А.Хәлим 3) Кирәкмәс нәрсә буларак чүпкә ату, чыгарып ташлау. Тәмәке төпчегенә төкергәләп сүндерде дә читкә ыргытты. М.Хәсәнов. Ул аларны [гәзит кисентеләрен], йомарлап, бер өемгә җыйды да кәрзингә ыргытты. М.Кәбиров 4) Көрәшкәндә, сугышканда көндәшен кинәт күтәреп җиргә егу, кискен хәрәкәт белән күтәреп чөю. Вафа, дошманының биленнән кысып алып, аны уңга таба каерды да шундук искәрмәстән чын бер көч белән икенче якка ыргытты. М.Галәү. Егет баш аркылы аны ыргытыр өчен артка егылганда, Рәфис аның өстендә булып чыкты. А.Вергазов 5) спорт Көч белән этәреп, алга, ераклыкка очыру, ору, ташлау. Тупны егерме өч метрга ыргыттым. А.Гыйләҗев. Ә бүген, һич уйламаганда, --- ат өстеннән сөңге ыргытуда да Александрга тиңнәр табылмады. М.Әмирханов 6) күч. Нинди дә булса эшкә, эшчәнлеккә, хәрәкәткә юнәлтү, күчерү. Торгытай тәүге уңышсызлык, тәүге корбаннар белән исәпләшеп тормады, һөҗүмгә яңа төмәнен ыргытты. В.Имамов 7) күч. Кою, өзеп төшерү. Алмагач та, тула һәм пешә башлагач, хуш исле алмаларын җиргә ыргытып, җир белән шаяра башлый. Г.Кутуй. Кояш җәйге челләдәгечә кыздыра, ә юл буе өрәңгеләре узучылар өстенә кырлы-сырлы алтынсу яфраклар ыргытып кала. Казан утлары 8) күч. Ургытып чыгару, ату. Тракторларың, бүрек-бүрек төтен ыргытып, озын буразналар буйлап йөрер. Ә.Еники. Чүмәлә чаклы пар болытлары ыргытып, паровоз кузгалды, вагон башмаклары шыгырдады. В.Имамов 9) күч. Тар-мар итү, юкка чыгару; эш башыннан бәреп төшерү. Ул боҗраны өзәргә тырышып һөҗүм иткән Манштейнны алып ыргыта. З.Зәйнуллин 10) күч. сөйл. Туктап тормый юл уңаенда, кыска гына яки уйламыйча ни дә булса әйтү. Ул --- кеше сүзенә кушылып китми, бары тик кирәкле урында, инде сүз әйтмәскә мөмкин булмаган җирдә генә бер-ике сүз ыргыта да тагын көйли башлый. Р.Вәлиев. Сәрвәр җилкә аша гына сүз ыргыта иде. Н.Гыйматдинова 11) күч. сөйл. Кемгә дә булса яла ягып сүз чыгару, гөнаһсызга яман атын чыгару. Атна-ун көн узмый, төшереп алган яшьтәшләр бер базарда сүз ыргыталар. М.Мәһдиев 2. ярд. ф. функ. 1) Үзеннән алда килгән фигыль белән белдерелгән эш-хәлнең кинәт, интенсив башкарылуын белдерә. Алар карны көрәп ыргыттылар. А.Хәлим. Үскән тигәнәк, әрем, сукыр кычыткан, алабута ише азау ярган чүп үләннәрен йолкып ыргытты. Н.Әхмәдиев 2) Үзеннән алда килгән фигыль белән белдерелгән эш-хәлнең саксыз, артыграк, чамасызрак башкарылуын белдерә. Бик җенләнсә, ботарлап ыргытырга да күп сорамас. Н.Гыйматдинова Ыргыта бару Һәрберсен, булган берсен ыргыту. – Бәләкәй малайлар кипкән печәнне күбә-күбә итеп ат белән тарттырып алып килә тора, без озын агач сәнәкләр белән аны кибән өстенә ыргыта барабыз. М.Вәли-Барҗылы Ыргыта башлау Ыргытырга тотыну. Без дә кулларыбыздагы тимер-томырларны алар көймәсенә таба ыргыта башладык. Ф.Әмирхан Ыргыта бирү Ыргытуын һаман да дәвам итү Ыргыта төшү Тагын да күбрәк, биегрәк яки ераграк ыргыту Ыргытып алу Бераз, аз гына ыргыту. Күптән түгел генә бер журналист җыр язучы шагыйрьләр бакчасына таш ыргытып алды. Р.Вәлиев. Сәгыйть берничә төртмә сүз дә ыргытып алды. Ф.Сафин Ыргытып бетерү Барысын да ыргыту. – Мин төшеп, калган печәннәрне ыргытып бетерим, – диде Гайфулла. Ф.Яруллин. Андагы үзенең чикмәнен, Акмырзаның каеры тунын, түшәк һәм мендәр урынына түшәлгән арыш саламын – һәммәсен дә берәм-берәм куыш авызыннан тышка ыргытып бетерде. Н.Яһудин Ыргытып җибәрү Кинәт ыргыту. Озак алыша торганнан соң, егет диюне күтәреп алып ыргытып җибәргән иде, дию килеп тезенә кадәр җиргә батты. Әкият. Ул башындагы такыясын алды да бик еракка, биеккә ыргытып җибәрде. Р.Рахман Ыргытып йөрү Һәрвакыт, гел ыргыту. Рушад, кайтып кергәндә, баскычта яткан почтаны күрде, кичәге, өченче көнге газеталарны, берни дә булмагандай, хат ташучы бөтенесен өя дә иртән кемнең ишек артына, кемнең баскычына ыргытып йөри. Казан утлары Ыргытып карау Ыргытырга омтылу, ыргытырга тырышу. Сөләйман җайдакларны, диңгез дулкыннары кебек, катлы-катлы һөҗүмнәргә дә ыргытып карады, әйләнә буенча бертуктаусыз чаптырып, диварлар өстенә ук яңгыры да койды, ләкин юк кына бит, туп утлары төрекләрне манара һәм капкаларга якын җибәрмәде. В.Имамов Ыргытып тору Һаман, бертуктаусыз ыргыту; вакыт-вакыт ыргыту; әле, хәзерге вакытта ыргыту; әлегә, вакытлыча ыргыту. Шушындый кискен бер минутта Җиһангирның балаларча ташлар ыргытып торуын күргән Саша Володаров чиксез ачуланды. Г.Әпсәләмов. Мәскәүгә ясак түләгән була, әмма Иван патша сизә – Күчем аның белән уен уйный, Мәскәүне ярсытмас өчен, аңа вакыт-вакыт калҗа ыргытып тора, ә үзе шул арада тәхетен ныгыта. Ф.Бәйрәмова Ыргытып чыгу Һәрберсен, барысын да бер-бер артлы ыргыту. Кыш бик карлы булу сәбәпле, өй әйләнәсендә кар бик күп иде әле. Шуларны ыргытып чыкты Рафаэль. Р.Мөхәммәдиев |