ЫРГЫМ и. 1) спорт Авыр атлетикада штанга күтәрүнең төп ысулларыннан берсе: җирдән кинәт күтәреп алып, баш өстенә туры кую; русчасы: рывок. Кукмара районыннан Нурислам Башаров ыргым һәм герне кул белән этеп күтәрүдә өченче урын алды. Ватаным Татарстан

2) к. ыргылыш. Бүреләр якынайганнан-якыная, аралары күп дисәң бер ыргым калгандыр... М.Әмирханов. Казан аша халыкны таныта алуда гаять хикмәтле ыргым булды бу. Р.Фәйзуллин. Авылда сизәсең ипинең тир түгеп табылганын: тездән пычрак, юеш, салкын, кешеләр җитди, җилкенүле, юлларда машиналар үкерә, басуларда тракторлар гүелди – соңгы ыргым, быелгы урып җыюның соңгы көрәше бара. Н.Гамбәр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә