ЫРГЫЛЫШ и. 1) Кинәт зур тизлек белән кузгалып китү, алга ыргылу хәрәкәте; русчасы: бросок. Авыртудан зәһәр ырылдап, бүре гәүдәсен читкә атты, Габделхәйнең кулыннан сәнәген бәреп төшерде, сәнәкне җирдән алган арада, бүре өченче ыргылыш ясады. Г.Галиев. [Хоккейчыларга мондый йөгерү күнегүләре] Аларның старт ыргылышларын тикшерү өчен кирәк. Ватаным Татарстан

2) күч. Кыска вакыт эчендә ирешелгән уңыш, зур үсеш, тиз арада алга китеш; русчасы: скачок. Җитди фәнни ыргылыш булды, тулаем алганда, борынгы шәһәрләрнең яшен билгеләүдәге методология һәм методика шактый баетылды. С.Ибраһимова

3) күч. Бөтен көчне туплаган тырышлык, зур омтылыш, талпыныш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә