ЫРГЫЛУ ф. 1) Кискен хәрәкәт белән түбәнгә яки югарыга атылу, ташлану, сикерү. Нинди уҗым басуы инде ул, ук булып ыргылып, күккә тургай күтәрелеп сайрамаса? М.Мәһдиев. Рәфис тагы бортка ыргылды, тик яңадан аны кире сөйрәп төшерделәр. А.Вергазов

2) Зур тизлек белән берәр якка кискен хәрәкәт итә башлау, томырылу. Шуны гына көтеп торган Ханәфи, арыслан җитезлеге белән ыргылып барып, арттан кочаклап алды Зәйтүнәне. В.Нуруллин. Кара айгыр җил капка аша урамга ыргылды. А.Хәлим

3) Ургып, ташып, атылып чыгу (су, кан, ут, ялкын һ.б.ш.). Буа ерылгандагы су ыргылган шикелле, балалар ишеккә ташландылар. А.Алиш. Баш сыярлык кына аралыктан сукрайтырлык булып көчле яктылык ыргыла. К.Җәмит

4) Һөҗүм итәргә җыенып, җитез хәрәкәт ясау, кизәнү, ташлану. Мин сүземне әйтеп бетерергә дә өлгермәдем, теге кечкенәсе, кадамакчы булып, пычагы белән миңа ыргылды. В.Нуруллин

5) Кемгә дә булса ябырылып ташлану, өскә килү, өскә сикерү. Бәйләнгән такта алачыгын өстерәп чабардай булып, аңа теге очтан эт ыргылды, тезгененең боҗрасын капкага кадәр сузылган баудан зеңгелдәтеп килеп, амалап алам дигәндә генә, Григорий читкә сикереп өлгерде. А.Хәлим. Яраланган һәм кан исеннән котырган җанвардан да куркынычрак хәвеф иясе юк, ыргылып ябышса, күз ачып йомганчы ботарлап ташлаячак. В.Имамов

6) күч. Нинди дә булса максатка, эшкә омтылу, теләген, уен тормышка ашыру өчен ашкыну, атлыгу, җилкенү. Кайберәүләр өчле-тугызлы тавыш белән профессиональ сәхнәгә ыргыла, юклы-барлы сәләте белән җырчы булырга маташа. Р.Батулла. Аның ише [зур төзелеш] эшләргә, гадәттә, татарлар күбрәк ыргыла, беләбез. К.Җәмит

7) күч. Зур тизлек белән үтеп керү, таралу, җәелү. Бу шартларда рухи өлкәдә сәнгатьчеләр өчен иҗат иреге шактый киңәя, шуның белән бергә, модернизм алдында торган киртәләр алып ташлана, аның ярсулы агымы рәссамнар даирәсенә ыргылып керә ала. К.Гыйззәтов. Кызлар биегәндә, сәхнәдән нәфислек һәм затлылык, сафлык һәм тыйнаклык, наз бөркелеп тора, егетләр чыкса, залга ут чәчеп торган дәрт, ярсу, эчке энергия ыргыла. Г.Шәйхи

Ыргыла башлау Ыргылырга тотыну. Эт котырып өрергә тотынды, безнең якка ыргыла башлады. И.Диндаров

Ыргылып карау Ыргылырга омтылу, омтылыш ясау. Көчәнеп алга ыргылып карады, кузгала алмады, тәгәрмәчләр, сыек балчыкта сыпкы боламыгы болгатып, зыр-зыр әйләнделәр. А.Гыйләҗев

Ыргылып кую Кинәт кискен ыргылу. Уң як рульдәге резина тотканы бару уңаена таба чак кына бора төштеңме, мотоцикл шундук алга ыргылып куя. В.Нуруллин

Ыргылып тору Һәрвакыт, гел ыргылу. Бөтенебез бер булып, алгы көрәшләргә ыргылып торабыз. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә