ЫРГУ ф. к. ыргылу. Миңнетдин, Җиде Авыз Мостафа, итәкләренә бала-чагалары сарылган Сәгыйдә, Тәүзихалар, өркегән сарык өере сыман таш-түмгәкләр аша ыргып, буза купкан җиргә ябырылдылар. А.Хәлим. Ул арада кызый йөгереп килеп җитте дә, шул килгән уңайга ыспай гына ыргып, мәһабәт гәүдәле Зәбирнең кочагына менеп тә кунаклады. Г.Гыйльманов Ыргып алу Кинәт кыска гына ыргым ясау. Машина, бәйгедәге чабышкыдай, бер ыргып алды да килеп туктады. Казан утлары Ыргып кую Кинәт, бер тапкыр ыргу. Кечкенә башлы, нәзек муенлы, нечкә сыйраклы, чынаяк күзле, без колаклы җен айгыры Уктай, йөрәгенең кагуына чыдый алмыйча, бер урында таптана, чыгымлап чигенә, авызлыгын кытыр-кытыр кимерә-кимерә, алга ыргып куя. Р.Батулла Ыргып тору Бертуктаусыз ыргу; әле, хәзерге вакытта ыргырга әзер булу, ашкынып тору. Караңгыда шушы мәңгелек сазлыкның пычрагын ерып, дошманның ут ыргып торган тупларына каршы баручы меңнәрчә сугышчылар күз алдына килде. Г.Бәширов. Ярсып тора йөрәкләрем, Ыргып тора атларым. Р.Миңнуллин |