ЫРГАКЛЫ с. 1) Ыргагы булган, ыргак беркетелгән. Болар озын баскычларны, ыргаклы арканнарны да алдан әзерләгәннәр. В.Имамов. Ат өстеннән ыргаклы бау ыргытып, ике тирмәне дә сөйрәтеп алып киттеләр. Р.Сәгъди

2) Ыргак рәвешендә, ыргак итеп эшләнгән. [Бу вакытта] Балыкны ыргаклы сөңгеләр белән тотканнар. Татарстан тарихыннан хикәяләр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә