ЫРГАКЛАНУ ф. Ыргаксыман рәвеш алу, ыргак кебек бөгелү, кәкрәеп тору. Борын төбендәге ике бөртек мыегы, ыргакланып, өскә бөгелгән. А.Хәсәнов. [Каракош] Томшыгының очы ыргакланып бөгелеп килгән. Биология

Ыргакланып калу Нинди дә булса сәбәптән соң ыргаклану. Сайларлык башка койрык булмаган, ана дуңгыз бик аптыраган, шул койрыкны тагып алган да кәкрәйтеп салган. Шул көннән алып барлык дуңгызларның да койрыклары ыргакланып калган. А.Алиш

Ыргакланып тору Әле, хәзерге вакытта ыргакланган хәлдә булу. [Кавын баш] Ыргакланып торган кара калын бармаклары белән күз төпләрен сөртеп алды. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә