ЫРГАК и. 1. 1) Берәр нәрсәне эләктереп тарту яки әйбер элеп кую өчен очы ярым түгәрәк ясап кәкрәеп торган элгеч. – Чамалагыз, егылып төшмәгез, – диде Алик, икесенә дә киң каеш бирде, ыргак беркетелгән чылбырны билләренә үзе кыстырды. А.Гыйләҗев. Таяк башындагы кечкенә факел белән андагы шәмнәрне кабызып чыккан да кандилне үз урынына кайтканчы ук ыргактан ычкындырган. К.Шакиров 2) Шуңа охшаш һәрнәрсә. Шул арада ыргак беләкле ике егет аны як-яктан килеп култыклап алалар. Т.Галиуллин. Каеннарның һәрбер ботагына Ыргак сыман сорау эленгән. Казан утлары 2. с. мәгъ. 1) Очы яки үзе тулысынча кәкрәеп торган, ыргаксыман. Төрледән-төрле бизәкләр кулланып носки, бияләйләр, ыргак энә белән мунчала, киезләр һәм башка хуҗалык кирәк-яраклары бәйли ул. Безнең гәҗит. Ыргак без 2) Шундый формадагы детале булган, ыргаклы. [Чүбекләре] Булган кешеләрнең чүбеген иске яулыкка төйнәтеп, ыргак бизмән белән үлчибез дә капчыкларга аударабыз. Ике гөрәнкәсенә өч тиен. Казан утлары |