ЫҢГЫРЧАК и. Атның сыртына куелып, өстеннән аркалык үткәрелә торган, өсте күн белән капланган киез мендәрчектән гыйбарәт җайланма, ат җигү дирбиясенең бер предметы. Шуннан соң ул [озын мыеклы агай] атның ыңгырчак бауларын төзәтте, аркалыгын күтәрә төште, камыт чөелдереген сүтеп кысты. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә