ЫҢГЫРАШУ ф. 1) Авыртудан яки кайгыдан сузынкы, әрнүле авазлар чыгару. Ул [ат] зур күзләрен тутырып миңа карады, таныды, дымлы борын тишекләрен кыймылдатып куйды, нәзек тавыш белән ыңгырашып сәлам бирде. А.Гыйләҗев. Аңга килгәч, ыңгырашып аваз салды бугай, Әмирнең уң кулыннан күтәреп баручы шәүлә капылт туктап калды. В.Имамов 2) күч. Шуңа охшаш тавышлар чыгару; шыгырдау (җансыз әйберләр тур.). Кояш белән кара болытлар көрәшкән мәлдә, зәһәр җил-давыл кузгалып, агачлар бертуктаусыз ыңгырашып, гүләп тордылар. Г.Гыйльманов. Ирнең хәленә керергә теләгән сыман, аның артыннан, ыңгырашып, ишек ябылды. А.Мансуров 3) күч. сөйл. Нәрсәдән дә булса бик нык зарлану, үкенү, зур канәгатьсезлек, ризасызлык белдереп сөйләү. Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың. Мәкаль. Яшенә тыгылып елаган Нәфисә, башын калкыта төшеп, җан тавышы белән сөйли, юк, ачыргаланып-үрсәләнеп ыңгыраша иде. Г.Гыйльманов Ыңгыраша башлау Ыңгырашырга тотыну. Хатын-кызны әйтмисең дә инде, ир арысланнарның да күбе, иртән бик баһадирланып керешсәләр дә, төшкә таба ыңгыраша башладылар. Г.Ибраһимов Ыңгыраша төшү Бераз ыңгырашу; тагын да ныграк ыңгырашу. – Әйе, Аллаһ сабырлык бирде, – диде Һаҗәр, ыңгыраша төшеп. Идел Ыңгырашып алу Ара-тирә, сирәк кенә ыңгырашу. Кайчакларны тирән сулап, җиңелчә генә ыңгырашып ала. А.Хәсәнов Ыңгырашып җибәрү Кинәт ыңгыраша башлау. Ул таза, нык тешләрен көлгә әйләндерергә теләгәндәй шыгырдатып кысты, ыңгырашып җибәрде, аның ярым улау тавышына охшаган бу ыңгырашында чиксез үкенү, тирән, авыр сагыш бар иде. А.Гыйләҗев Ыңгырашып кую Бер тапкыр ыңгырашкан тавыш чыгару. Шулай да, причал белән орынышкан мизгелдә, бөтен пароход тетрәнеп, шыгырдап, җан ияседәй ыңгырашып куя. А.Тимергалин Ыңгырашып тору Һаман, бертуктаусыз ыңгырашу. Әкрен генә мыр-мыр ыңгырашып торсаң, ничектер авырту җиңеләйгән сыман. Сөембикә Ыңгырашып чыгу Нинди дә булса вакытның башыннан ахырына кадәр ыңгырашу. Тәне таза-сау булса да --- төннәр буе ыңгырашып чыга башлады. А.Әхмәтгалиева |