ЫНДЫР и. 1) Урылган ашлыкны вакытлыча саклау, киптерү, сугу, җилгәрү өчен махсус әзерләнгән такыр урын, ачык яки өсте ябык корылма. Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың. Мәкаль. Ул көнне без – Фәрзетдин, Миңлеәхмәт, мин – ындырда ашлык сугучылар янында булдык. В.Нуруллин 2) диал. Кырдагы бәрәңге бакчасы (өй янындагы түгел). Авыр булса да, бакчаны да, ындыр өлешен дә казып, бәрәңге утырттык ул елны. Ә.Рәшит ◊ Ындыр артлатып Арт юллардан качып-посып, кешегә күренмәскә тырышып. Таудан төшкәч, Әбүзәр, көрәкләре белән кеше күзенә чалынмас өчен, ындыр артлатып кайтты. А.Тимергалин. Менә ул тып-тын гына, төнлә генә, ындыр артлатып кына, шыпан-шыпан авылга кайтып керә. А.Гыйләҗев. Ындыр арты 1) диал. Кыр бакчаның аргы башы тирәсендәге урын. Безнең авылның урманы бик якын, ындыр артыннан ук башлана. В.Нуруллин; 2) Гомумән йорт-каралтылар артындагы урын. Яшкенең лапаслары урынында, ындыр артларында әллә ничаклы тирес өелеп калды. В.Имамов. Ындыр артына да китмәс 1) Курыкма, беркая да китмәс, югалмас; 2) Ашыкма, өлгерерсең әле (эшлисе эш турында). Ындыр артындагы 1) к. ындыр артында гына. Ә үзебезнең ындыр артындагы әниләребез янына кайту турында исебезгә дә кереп карамый. Р.Вәлиев; 2) Монда түгел, еракта, әллә кайда, кайдалыгы билгесез. Ындыр артында гына Ерак түгел, үз тирәбездә, якында гына. – Дөньялар тынычланамы дип кенә торганда, тагын сугыш. Әллә кайда җир тишегендә түгел бит әле: ындыр артында гына сугышалар. И.Гази. Ындыр себеркесе Ашлык көшеле өстендәге чүпләрне, ындыр табагын себерү өчен йомшаграк, нечкәрәк шәрә каен чыбыкларыннан бәйләнгән себерке. [Равил абый] Кизү торганда, әз генә буш вакыты булса, кулына ындыр себеркесе ала. Т.Нәҗмиев. Ындыр табагы Ашлык сугу өчен җирен су сибеп таптап, катырып, тигезләп ясалган такыр урын. Ашлык сугу ярты кышта да бетмәде, болай булса, ындыр табагында эш язга хәтле сузылыр дип торабыз. А.Гыйләҗев. Быел ашлык котырып уңган иде, ындыр табагындагы көшелләр саны күзгә күренеп арта, үсә барды. В.Имамов. Ындыр төбе Суккан ашлыкны җыеп алганнан соң җирдә калган һәм аерым җыела торган чүпле чәчем |