ЫМСЫНУ ф. 1) Берәр нәрсәгә кызыгу, нәфесе кузгалу, үзенә алырга, татып карарга теләү. Искәндәр, күчтәнәч көтеп, әтисенең бөктәрләренә ымсынып карады. А.Гыйләҗев. Теләр-теләмәс кенә аккан балны ирләр, күзләрен дә алмыйча, ымсынып карап тордылар. Н.Фәттах 2) Нәрсә дә булса эшләргә омтылу, тырышу. Сүзгә катышып китәргә теләп, берничә тапкыр ымсынып, авыз ачарга итеп тә карадым, булмады... Р.Мөхәммәдиев. Сөннең элекке куәтен кайтарырга ымсынып карый каравын, әмма баштагы ялгышларын тагын кабатлый, йолаларны бозуын дәвам итә. Л.Галитзуллина 3) Бик нык өмет итү, түземсезлек белән көтү. Кабат очрашуга ымсынып яшәде. Г.Гыйльманов. Берсеннән-берсе матур кызлары, җегет булып җиткән уллары белән бәхетле Гыйсметдин, бәхетле Сәрбиҗиһан киләчәккә ымсынып яшәгәннәр, мәрхүмкәйләр. Р.Батулла Ымсынып алу Аз гына, кыска вакыт кына ымсыну. Кыңгырау чәчәк касәләре ябылырга ымсынып алды. Р.Фәйзуллин Ымсынып йөрү Һәрвакыт, һәр җирдә ымсыну. Сез күктәге йолдызларга ымсынып йөрерсез, ул, иелеп, җирдәгеләрен чүпләр. Р.Вәлиев Ымсынып калу Бик теләп тә ымсынган әйбере булмау. Баланың күңеле ымсынып калачак, чөнки аның кызыксыну хисен берничек тә сүндереп булмый, ул телевизор гына түгел. З.Хөснияр Ымсынып карау Нидер эшләргә омтылып ымсыну. Ул әүвәл, боландай җитез сикергәләп, агачны күтәрергә ымсынып карады, куәте җитмәде. В.Имамов Ымсынып кую Кинәт, аз гына, кыска вакыт эчендә ымсыну. Бозауның киләчәктә сыер буласын күз алдына китереп, башта Равил үзе дә ымсынып куйды ул чакта. В.Нуруллин Ымсынып тору Һәрвакыт, гел ымсыну. Шәһәрнең кибетләре, кинотеатрлары, музейлары – барысы да синең кесәңә карап ымсынып торалар. М.Юныс |