ЫМСЫНДЫРУ ф. 1) Нәрсәсе беләндер кызыктырып, нәфесне кузгату, үзеңдә булдырырга яки тәмләп карарга теләк, омтылыш уяту, кызыктырып тору. --- нәфис итеп туралган кара икмәк сыныклары да, күзәнәкләре белән ымсындырып, авыздан сулар китерә иде. М.Маликова. Уртадагы киштәдә, ымсындырып, яңа китаплар күз кыса иде. Н.Гыйматдинова

2) Игътибарны җәлеп итеп үзенә тартып тору, нидер ышандыру, өметләндерү. Алда ниндидер билгесезлек – серле, ымсындыра, үзенә тарта торган билгесезлек көтә иде... А.Әхмәтгалиева. «Эх, мин болай булсам иде, эх, мин тегеләй яшәсәм иде» дигән хыял канатлары аны әллә нинди биеклекләргә алып менеп, әллә ниләргә өметләндерә, ымсындыра иде. Л.Ибраһим-Вәлиди

Ымсындыра бару Торган саен ныграк ымсындыру. Шул дөнья, шул мохит безне үзенә һаман ныграк кызыктыра, тарта, ымсындыра барды... М.Вәли-Барҗылы

Ымсындыра башлау Ымсындырырга тотыну. Әмма, бара торгач, як-якка кереп китә торган юл-сукмаклар аны үзләренә чакырып ымсындыра башлады. Г.Гыйльманов

Ымсындыра төшү Тагын да ныграк ымсындыру

Ымсындырып бетерү Бик нык ымсындыру; барысын да ымсындыру

Ымсындырып җибәрү Кинәт ымсындыра башлау. Мостафа --- бакча ягына караш ташлады, шушы якты иртә, аклыкка төренеп, күпереп-кайнап утырган алмагачлар аның талымлы җанын кузгатып, ымсындырып җибәрде. Ф.Сафин

Ымсындырып кую Кинәт ымсындыру. Бүген дә Барый миңа иң якын дуска гына әйтелә торган бер сер әйтте. Дөресрәге, әйтеп бетермәде, күңелне генә ымсындырып куйды. З.Хөснияр

Ымсындырып тору Һәрвакыт, гел ымсындыру. Ә каен җиләге! Ул бөтенләй башка – урманга кергән һәр кешене куандырып, ымсындырып тора. И.Салахов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә