ЫМСЫН и. иск. Бик нык ымсындырган, кызыктырган әйбер. Ымсынга – ымсын ашы. Мәкаль ◊ Ымсын ашы Ымсынган, кызыккан, ашап карарга теләгән ризык. Билләһи, ымсынганга ымсын ашы инде менә! Казан утлары. Ымсын ризык к. ымсын ашы. Бу дөньяда бары шул бәхетле – Кадрен белгән йөзе аклыгын, Ымсын ризык алга килгән чакта Саклый белгән намус сафлыгын. Ә.Хәсәнов |