ЫМСЫЗ рәв. 1. 1) Тавыш-тынсыз, сүзсез, сөйләшмәгән хәлдә. Бер ымсыз барганга, аның күптән эче поша, сүз кузгатырга теле кычыта иде. А.Вергазов

2) Хәрәкәтсез һәм өнсез рәвештә. Без бераз вакытка икебез дә ымсыз калып тордык, Хәйрүш миңа әллә ничек ерактан карый кебек тоелды. Казан утлары

2. с. мәгъ. Тавыш-тынсыз, сүзсез. Анда һава гаҗәеп саф, ымсыз тынлык. Б.Камалов. «Элмә, әткәй!» диясе килде, тик әйтә алмады. Ул телсез иде, өнсез һәм ымсыз иде. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә