ЫМЛЫК и. лингв. 1. Ачык бер мәгънәсе, номинатив функциясе булмаган, иң кыска юл белән хис-тойгыларны, эчке кичерешләрне, ихтыярны белдерә торган сүз (мәс., и-их, һәй һ.б.). – Урыс кешесе белән сөйләшеп утыру өчен, күп сүз белү кирәкми, фикерле бер-ике ымлык җитә, – дигән Роберт Миңнуллин. М.Галиев 2. с. мәгъ. Ымлык белән белдерелгән, ымлыклардан торган. Ымлык сүз. Ымлык җөмләләр |