ЫМЛА’У ф. 1) Ым, ишарә белән ни дә булса белдерү, аңлату, нәрсәгә дә булса күрсәтү. Барысы да таралып, тәхет ягыннан чыгып беткәч, кахан аңа кечкенә өстәл янына утырырга ымлады. М.Хәбибуллин 2) Ым теле белән әйтү, аңлату. Хисами чукракка, ымлап, атны җигәргә кушты. Г.Минский 3) күч. Кемнең дә булса берәр сыйфатына, үткәндә булган ниндидер эш-хәлгә киная ясау, төрттереп әйтү. [Гөлшәһидә] Саматовның [сүзеннән] ниндидер ямьсез бернәрсәгә ымлавын сизенде. Г.Әпсәләмов. [Бүлнискә] Барып җитү белән туганмын. Ниндидер әүлиялеккә ымлаган тамгалар да, зур өметләр вәгъдә иткән битлек-фәләннәр дә булмаган. Гап-гади, «прастуй» крәстиян малае. Аманулла Ымлап алу Кыска гына ым ясау. – Әнә безнең яшьләрне күрәсезме? – диде Яңгура, медицина турындагы әңгәмәне бүлеп, һәм теге яктан баручы Мансур белән Илһамиягә ымлап алды. Г.Әпсәләмов. Хәйдәр Бәдретдингә, партадан төшеп тор дип, баш кагып кына ымлап алды. К.Кәримов Ымлап кую Бер тапкыр кыска гына итеп ым ясау. Хөснулла башы белән генә ымлап куйды: ярар, әйткәннәреңнән барысы да җиренә җиткерелер, янәсе. Ш.Камал Ымлап тору Һәрвакыт, гел ымлау |