ЫМ I и. 1) Нәрсәне дә булса сүзсез аңлату өчен кул, баш, күз белән ясала торган хәрәкәт; ишарә. – Ым белән сөйләшеп, Хөрәсән шәһәрен алган хәким кеше булыр ул [ Хөлдерифун], Ханиям. Каф тавы артына барып, ым телен өйрәнеп кайтучы. Н.Исәнбәт. Аны палатага озата кергән кизү врач арттан, аның күлмәк итәгеннән тартты, ым белән артсыз урындыкка утырырга кушты, иреннәрен чак кыймылдатып: «Саграк!» – дип пышылдады. А.Гыйләҗев 2) Яшерен очрашуда бер-берсен тану өчен алдан билгеләп куелган сүз; алдан билгеләнгән шартлы эш-хәрәкәт. [Хан:] Тыңла, Җирәнем, хәзер яныңа чит илдән бер хәким керер. Аның ымнарына ым белән җавап бирергә тиешсең. Яхшы уйла: отсаң – уңыш, оттырсаң – илебезгә сугыш. Н.Исәнбәт. Әледән-әле караңгыдан каравылчы-күзәтчеләр килеп чыкты. Алар да барысы да ым сорадылар. Н.Фәттах. «Түбә» килеп керүгә, килешелгән ым буенча, тегеләр дә бүлмәгә кереп бөялделәр. Т.Галиуллин ◊ Ым бирү к. ымлау. Латыйпов, Нәҗипкә тукталырга боерып, ике кулы, иңбашлары, теле, каш-керфекләре белән меңнәрчә ым биреп караса да, Нургалиевне тыяр, туктатыр көч юк иде. А.Гыйләҗев. Ым кагу к. ымлау. Шулчагында Илбарс хан, ым кагып, баш вәзирне чакырып китерде дә аның колагына нидер пышылдады. А.Тимергалин. Ым салу к. ымлау. [Зөләйха әби] Мөхәммәт картка башы белән ым салып, исәнләшеп, капкадан кереп китә. Д.Салихов |