ЫЛЫСЛЫ с. 1) Энәсыман яфраклы, шундый яфраклары булган. Тайгада вак куаклар юк чамасында, агачларның күпчелеге ылыслы агачлар. А.Тимергалин

2) Шундый яфраклы агачлар үскән, шул агачлардан торган. Ылыслы урманнар

3) Ылыс экстракты салып әзерләнгән, ылыс исе килеп торган. Җылы суга муеннан күмелеп кереп ятты да, рәхәтлектән кинәнеп, күзләрен йомды. Ылыслы сабын, мунчала да, чиста сөлге дә кул астында гына иде. Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә