ЫЛЫС и. 1) Нарат, чыршы, артыш кебек агачларның энәсыман яфрагы. Урман эченнән үткән чакта инде уяна башлаган бөре, ылыс һәм нарат сагызы исләре аңкый. В.Нуруллин. Урманның иң матур көне егерме бишенче майда булды – бу көнне урман яңа аткан чәчәкләр белән тулы иде, агачлар яфрак ярып бетергән, нарат-чыршылар ылыс төсләрен яңарткан иде. М.Хуҗин 2) Шул агачның ботагы. Баш очына аклы-каралы буй тасма бәйләгән. Тасманың алгы өстенә ылыс кыстырган. Артыш ботагы. Г.Гыйльманов. Кышын атна буена балалар чиратлашып фермага мал асларын кырырга, тирес түгәргә, урманга ылыс сындырырга йөрделәр. Л.Ибраһим-Вәлиди |