ЫКЧЫМ с. гар. диал. 1) Таман, җыйнак (кием тур.). [Пашканың] Өстендә уңа төшкән ыкчым гимнастёрка. Н.Исәнбәт 2) Артык зур булмаган, уртача зурлыктагы; җыйнак. Русиянең иксез-чиксез киңлекләрендә ыкчым гына җирләрне биләп ятса да, аның [Башкортстанның] җилләр исеп очына чыкмас далалары, киек адашыр кара урманнары, биек-биек таулары, кызлар карашыдай серле күлләре, дулкыннарын ак пароходлар ярган елгалары, йөгерек чишмәләре – санап исәптән язарлык, уйлап хәйран калырлык хәзинәләре бар. Кызыл таң |