ЫКТЫМАТ с. гар. диал. 1. 1) Җыйнак, артык зур булмаган, уртача зурлыктагы. Ыктымат гәүдәле иренең разведкага барып, берүзе ике таза аттай фрицны тотып алып кайтканын таныш-белешләренә горурланып сөйли иде ул. Казан утлары 2) Пөхтә, җайлы, ипле. Абый күңеленә хуш килгән, бер мәсләктә булган, яратып аралашкан хезмәттәше, уңган-булган, ыктымат зат турында, «дөнья бәһасе кеше» дип әйтеп куя иде. Татарстан яшьләре 2. рәв. мәгъ. Пөхтә, җыйнак итеп. Бу безнең сөлге шикелле? Син генә шулай ыктымат чигәсең бит, әнкәй! А.Гыйләҗев. Өс-башын хәрбиләрчә ыктымат киенеп, киң каеш белән гимнастёрка билен артка бөрештереп кыскан. Казан утлары 3. и. мәгъ. Эчке җыйнаклык, төгәллек, алдан кайгыртучанлык. Безнең Әлфәритнең хуҗалык ягыннан бер дә ыктыматы юк инде. А.Расих |