Ы’К ИТҮ ф. 1) Нык бәрелгәндә, җиргә бик каты килеп төшкәндә шундый тавыш чыгару. Җиргә төшкәч ык итеп, Карап тора Нужа бабай. Н.Исәнбәт 2) Аптыраудан сүз таба алмыйча туктап калу; җаваптан гаҗиз булу. Мин ык итеп катып калдым да бер җавап та бирә алмадым. Г.Рәхим. – Шушы маңка малаймы? – дип, Әлбирт тәмәкесен кабыза-кабыза кыт-кыт көләргә тотынган иде, кинәт кенә ык итеп туктап калды, төшенде булса кирәк эшнең асылын. З.Мифтахов ◊ Ык та итмәү Нык тору, кымшанмау, бирешмәү |