ЫК иярт. 1. Укшыганда яки очкылык тотканда чыккан тавышны белдерә. Күрше кызын очкылык тотты, ул, чикләвек ваткандай: – Ык та ык, – диде. Н.Гыйматдинова

2. ы. мәгъ. Искәрмәстән әйтелгән сүздән яки нәрсә әйтергә белмәүдән югалып торуны, тотлыгып калуны белдерә. Бу исемне ишетүгә: – Ы-ык! – дип куйды Шәүкәт. Алай да үзен тиз кулга алды. А.Хәсәнов. Әйтерсең тамагына кылчык кадалды: Фәгыйлә «ык» дигән аваз чыгарды да тынсыз калды. А.Әхмәтгалиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә