ЫЗГЫШУ ф. 1) Кычкырышу, җәнҗал кубару, талашу, гауга чыгару. Агач ботакларында, койма өсләрендә, начар хатыннар шикелле, ярты гомерен үзара әрепләшеп, ызгышып уздыручы чыпчык халкы чыркылдый. Г.Бәширов. Гаиләдә торымнан-торымга була торган ызгыш-талашларның сәбәбе кайчакта онытыла, чөнки ир-хатын еш кына бөтенләй сәбәпсез ызгышалар. А.Гыйләҗев 2) Кискен бәхәсләшү, нәрсә өчен дә булса көрәшү, даулашу. Хак арттыру турында хуҗалар белән ызгышу бара. Ш.Камал. Алар, шулай байтактан бирле үзара ызгышып, низаглашып яши торгач, бу бәхәсне рәсми төстә үзләре әле һаман буйсынган Урда ханы гына чишсә чишә алыр дип, Олуг Мөхәммәткә киләләр. Р.Фәхретдинов Ызгыша башлау Ызгышырга тотыну. Үзем дә аптырашта калам, һич көтмәгәндә берәрсе белән ызгыша башлыйм, я төртмә сүз әйтәм. А.Гыйләҗев Ызгыша тору Озак вакытлар, бертуктаусыз ызгышу. Үзара ызгыша торгач, татарлар ярык тагарак янында калачак. Р.Батулла Ызгышып алу Бераз ызгышу. Кайвакыт шул сөйләүчеләр бер-берсе белән якага яка килеп, ызгышып алалар. Г.Бәширов Ызгышып бетү Тәмам, бик нык ызгышу, ызгышу дәрәҗәсенә җитү. – Икмәк бир! – дип еладылар, талашып, ызгышып беттеләр. Г.Ибраһимов Ызгышып йөрү Төрле урында, һәрвакыт, гел ызгышу. Сез, ике туган, ни эшләп ызгышып йөрисез, Зөләйха апай? М.Фәйзи Ызгышып китү Кинәт ызгышырга тотыну. Колония бүлүдә ызгышып китеп, империалистлар үзара сугыша башладылар. В.Юныс Ызгышып тору Һәрвакыт, гел ызгышу; әле, хәзерге вакытта, күз алдында ызгышу Ызгышып яту сөйл. к. ызгышып тору. Керсәләр, ул теге ут борчасы белән ызгышып ята иде. А.Гыйләҗев |