ЫЗГЫШТЫРУ ф. 1) йөк. юн. к. ызгышу. Байлык яраштыра, юклык ызгыштыра. Мәкаль

2) Махсус рәвештә үзара мөнәсәбәтләрен, араларын бозу, талаштыру; дошманлаштыру. Аңа шул гына кирәк – угланнарны аталары белән генә түгел, үзара да ызгыштыру. М.Хәбибуллин. Түшәмнән алынган хәбәрләр белән генә ызгыштырып булмый, арада чын гауга куптарырга, тимерне кызуында сугарга кирәк, ди. Т.Әйди

Ызгыштырып бетерү Үзара ызгыштыру дәрәҗәсенә җиткерү

Ызгыштырып тору Һәрвакыт, гел ызгыштыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә