ЫЗГЫШЛЫ с. 1) Ызгыш-талаштан торган, җәнҗаллы; бәхәсле. Ул, бикә тизрәк кайтса, яңадан шул көндәше белән ызгышлы тормышка китәргә ашкына иде. Г.Ибраһимов. Ызгышлы ил бәхетле булмый. Р.Зәйдулла 2) Ызгышырга һәвәс, ызгышырга ярата торган. Ирле хатын ызгышлы булса, яшәүдән күңел кайтыр. Мәкаль |