ЫЗГЫШ и. 1) Кычкырыш, талаш, җәнҗал, гауга. Гел ыгы-зыгы, ызгыш туып тора иде безнең өйдә... М.Маликова. Әнисе тузынды, ярсыды, әтисе һәрвакыттагыча ызгыштан, талаштан качу ягын эзләде. Г.Мирһади

2) сөйл. Ике фикер, төркем, сыйныф арасында кискен бәхәс, бәрелеш, көрәш. Тәхет өчен ызгышта ил бөлә. А.Хәлим. Тәхеткә Олуг Мөхәммәднең утыруы Туктамыш хан һәм Идегәй әмир вафатыннан соң Җүчи олысында башланган үзара ызгышларны туктатмый. Б.Хәмидуллин

Ызгыш алмасы к. ызгыш ызаны. Әгәр моны ызгыш алмасына әйләндермисез икән, мин сезне азат итәм. М.Кәбиров. Ызгыш җимеше к. ызгыш ызаны. Саниянең әнисе, тормышта меңгә берсе дә табылмастай хатын булып, баласына «ызгыш җимеше» дип кенә карады. Б.Камалов. Ызгыш йомгагы тәгәрәтү Ызгыштыру. Мәскәүне «дер селкеткән» Мәрвия – Мария Николаевна исә һаман ызгыш йомгагын тәгәрәтте. Н.Гыйматдинова. Ызгыш ызаны Якларның үзара ызгышын китереп чыгарган кеше, әйбер, хәл, вакыйга. Монда Рабига гаепле, ул – ызгыш ызаны. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә