ЫЗБАЧ и. рус иск. 1) Совет чорында, 1920 елларда авылларда оештырылган культура-мәгариф үзәге; уку йорты (изба-читальня). Дөрес, сез әле салкында эшлисез, урманда яшисез, бернинди тормыш уңайлыкларын күрмисез, мәдәният казанышларыннан мәхрүмсез, ләкин күп тә үтмәс нибары ике-өч елда биредә зур клуб, ашханә, мунча, кибетләр, мәктәп, балалар бакчасы, ызбач, контора булачак. З.Мурсиев. Дөрес, аңа кадәр клуб бинасында «ызбач» дип аталган бер бүлмәдә күпмедер китап була. Якты юл 2) сөйл. Шул үзәкне оештырган, аңа җитәкчелек иткән кеше, уку йорты мөдире. Аның исемен дә, фамилиясен дә белүче булмады, «ызбач» дип кенә йөртәләр иде. М.Мәһдиев. Сүзләрең бик матур, ызбач Сөләйман шикелле сөйлисең. Р.Вәлиев |