ЫЗАНЛА’У ф. 1) Ызан белән аеру, чикләрен билгеләү; русчасы: межевать. Бары җирне ызанлап алып, Теркәүләр палатасында рәсмиләштергәч кенә, ул кешенең шәхси милке исәпләнә башлый һәм салым түләргә кирәк була. Безнең гәҗит

2) Чикләрен аерып күрсәтү, чикләү, бүлү, бүлеп чыгу. 1924 елда Урта Азияне милли дәүләтләргә ызанлап бүлү казах җирләрен берләштерүгә китерә. Т.Кәримов. 1711 елда, Екатерина II (Әби патша) җирләргә генераль ызанлау үткәргәндә, шәһәрнең иске исеме яңадан кайтарыла. Милли-мәдәни мирасыбыз



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә