ЫЗАНДАШ и. 1. 1) Ызаннары чиктәш җир кишәрлекләре булган кешеләр, ызан күршесе. Яшелчә бакчасында кыярларга су сипкәндә дә, ызандашларына: «Шөкер, әйбәт киленгә тиендек», – дип сөйли. Казан утлары

2) Күрше, янәшәдә торган, урнашкан әйбер, объект. Хотня авылы Шәрәфиев яшәгән Карадуганга ызандаш кына диярлек. Р.Зарипов. Бу спектакльдә һәм башка кайберләрендә алтмышынчы еллардагы яңарышның кыюсыз сыйфатлары һәм узган дистә еллардагы сыйнфый каршылыклар рухы үзара ызандаш булып яши. Р.Игламов

2. с. мәгъ. 1) Ызаннары уртак булган. Пай җирләрен генә түгел, ызандаш күршеләр арасында да хәтта гомер буе эшкәрткән бәрәңге бакчасын бүлә алмаучылар бар. Безнең гәҗит

2) Янәшә торган, чиктәш булган. Кукмара белән Саба халкы гомер-гомергә ут күрше, ызандаш районнар булып яшәдек. Т.Нәҗмиев. Алар шактый еллар буе ызандаш колхозларны бергә-бергә җитәкләгән председательләр сыманрак хәтердә кала. М.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә