ЫЗАН и. 1) Җир биләмәләрен, кишәрлекләрне аерып, алар арасындагы чикне белдереп торган тирән буразна яки чирәмле юл; межа. Күрше белән ике арадагы ызанда тузганак нәни кояшны хәтерләткән сары чәчәк аткан. Н.Әхмәдиев. Мин, япь-яшь егет, яшел чыршылар янында басып калдым, ә ул ызан юлы буйлап сарылыкка чумган каеннар ягына атлады. Р.Фәйзуллин

2) диал. Буразна. Эре бөртекләр белән төрле төстәге күкәйләр дә тубалдан ызанга тәгәриләр. А.Гыйләҗев. Җәйнең тимерне дә эретеп агызырлык челләсендә башын ат башыдай эре, салкын суда чылатылган әрекмән яфрагы белән каплап алды да күмде дә күмде ул бәрәңге ызаннарын. А.Хәлим

3) күч. Фикернең, сүзнең төп юнәлеше, сөреше, эз. Кыскасы, шагыйрьнең фикере бер ызаннан гына акмый, ул төрле яссылыкка күчеп борчыла, төрле юл һәм ысулларны уйлап карый, даимән гамьдә. Н.Хисамов. Сөйләшү бөтенләй бүтән яктан, ул көтмәгән ызаннан башланды. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә