ЫЖЫЛДА’У ф. 1) к. ыжлау . --- бакчада өстәл өстендә әбисенең --- җиз самавыры, кечкенә бер юлыннан адашкан паровоз кебек, оялып кына ыжылдап, төтәп тора. В.Ильясов. Тышта кичләтеп купкан буранның ыжылдап улаганы, ябылмый калган тәрәзә капкачын йолыккалап, шак-шок бәргәләгәне ишетелә. Д.Булатова

2) күч. сөйл. к. ыжгыру ( 4 мәгъ.). Мондый пистолетттан чыпчыкны гына аталар, Исмәгыйль, ә минеке кабан дуңгызын да бәреп ега дип ыжылдады хуҗа, төкереген чәчеп. З.Мәхмүди

Ыжылдап алу Бераз, аз гына ыжылдау

Ыжылдап җибәрү Кинәт ыжылдарга тотыну

Ыжылдап кую Кыска гына итеп, бер тапкыр ыжылдау. Шаһгали мыскыллы елмаеп, ыжылдап куйды: – Ә мин аны яратам! З.Мәхмүди

Ыжылдап тору Һәрвакыт, гел ыжылдау. Кайтып керергә җып-җылы бүлмәм, ыжылдап торган примусым бар. Г.Кутуй

Ыжылдый башлау Ыжылдарга керешү

Ыжылдый бирү Ыжылдавын дәвам итү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә