ЫЖЫЛДАТУ ф. сир. 1) йөкл. юн. к. ыжылдау. Ул, өенә кергәч, иске примусын ыжылдатып кабызып җибәрде

2) Иреннәрен кысып, теш арасыннан ыжылдаган тавыш чыгару. [Насрый] Якшәмбе һәм башка эшсез көннәрдә, --- көн буе теш арасыннан ыжылдатып, әллә нинди, күңелгә кайгы сала торган көйләр тартып, --- казарма эчендә тәрәзәдән-тәрәзәгә туктап йөри. Ш.Камал

3) күч. Берәр авыр эшне тиз генә кызу хәрәкәтләр белән эшләп ташлау

4) күч. Берәр кешене, ачуланып, яныннан куып җибәрү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә