ЫЖЛА’У ф. 1) Сызгыруга охшаш сузынкы тавыш чыгару (җил, мотор, самавыр һ.б. тур.). Караңгы төндә караңгы кара урманның куркыныч каты шаулавы, ыжлавы бөтен тирә-якны дәһшәтле бизгәгендә калтыратты. Г.Иделле 2) күч. сөйл. Ис китү, игътибар бирү, илтифат итү; пошыну, борчылу. Сакчылар, Бачманның Кызыл Сырт өстендә корылган чатырына инде кичке караңгылык төшеп беткән чакта, чем кара калпакка төренгән тоткын сөйрәп кергәч, тархан әүвәл ыжлап та карамады. В.Имамов. «Я Ходаем, үзең сакла!» дип, бар белгән догаларын хәтерләргә тырышты. Ә юлдашы ыжлап та бирми, куа гына машинаны. Д.Булатова |