ЫЖГЫРЫП рәв. 1) Зур тизлек белән. Чиксез-кырыйсыз киң дала, куе урманнар аша поезд, ыжгырып, алга бара. С.Сабиров

2) Янаулы куркыныч кыяфәт, төс алып. Акъялның ыжгырып үзе өстенә килүен күргәч, шүрләде, ахрысы, утардагы икенче бер юаш атны җигеп йөрүне кулайрак санады. В.Имамов

3) күч. Кинәт, тыелгысыз, тоткарлыксыз. Гади халыкка көн дә кирәкле әйберләргә бәяләр ел башында ыжгырып күтәрелде. Татарстан яшьләре

4) күч. Ябырылып, һөҗүм итеп. Ник шул карурман уртасындагы Каракүл тирәсенә ач бүреләр ыжгырып килми, агачларны ега-ега гарасат давылы үтеп китми, уналты яшьлек күңелгә мәхәббәт ялкыны кабынган икән, аны сүндерер әмәл юк. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә