ЫЖГЫРУ ф. 1) Ыжылдаган тавыш чыгару (машина, нинди дә булса техника тур.). Болар килгәндә, вокзалның эче-тышы халык белән тулы – бар да йөгерә, кабалана, теге якта пыш-пыш локомотивның ыжгыруы ишетелә, һәрхәлдә, поездның китәргә торганлыгы ишетелә иде. Г.Ибраһимов 2) Көчле итеп исү. Мүге сирәкләнгән бүрәнә ярыкларыннан җил ыжгыра. Н.Гыйматдинова 3) күч. Усал, тупас тавыш чыгару; сызгыру, ысылдау (елан, ерткыч җәнлекләр тур.). Мәгарә эчендә усал еланнарның ыжгырганы ишетелә. Ф.Яхин 4) күч. сөйл. Ямьсез тавыш белән, усал итеп кычкыру, зәһәрлек күрсәтү, җикеренү. – Синең ишеләрне генә күп күргән инде, – диде ул, зәһәрле ыжгырып. Н.Фәттах ◊ Ыжгырып торган 1) Көчле давыл кубарган (буран, җил тур.). Усал ыжгырып торган буран тавышын күмеп, аның катгый, кырыс әмере яңгырады. В.Имамов; 2) Бик яхшы, җитез, көр; атылып чабарга гына торган (ат тур.). Кабан исемле авылга җитәрәк, ыжгырып торган аргамакларда ниндидер зур түрә очрады. А.Расих; 3) Бик көчле; үз көчендә булган, сау-сәламәт. Ыжгырып торган, җиң сызганып эшләргә тиешле кеше эш булмагач нишләргә тиеш?! Ватаным Татарстан; 4) Явыз, һәрвакыт башкаларны рәнҗетә торган. Әби янына, Миндар абыйларга барсам да, якты чырай күрүләр насыйп булмастыр, анда аждаһа сыман ыжгырып торган Хәмидә апа бар. Казан утлары. Ыжгырып тору Нинди дә булса эш башкарырга, кая булса да барырга ашкыну, дәртләнү, атлыгу. Кияү егетләре әзер, ыжгырып торалар. А.Гыйләҗев Ыжгыра башлау Ыжгырырга тотыну Ыжгыра бирү Теләсә нинди очракта да ыжгыруын дәвам итү Ыжгырып алу Бераз, кыска вакыт арасында ыжгыру. Хәлил Хәсәнович, арысланга әверелергә җыенган мәче кебек мырылдап, үзалдына ыжгырып алды. Ф.Яхин Ыжгырып җибәрү Кинәт ыжгыра башлау Ыжгырып кую Бер тапкыр ыжгыру, кыска гына ыжгырган тавыш чыгару. Йокы бүлмәсе ишеген ябар алдыннан, «карт себер күкесе» усал итеп миңа карап алды да елан шикелле ыжгырып куйды. Я.Шәфыйков Ыжгырып тору Бертуктаусыз ыжгыру. Авылын, җил ыжгырып торган сараен, төн чыкканчы, ул да сагынып өлгергән иде. Н.Әхмәдиев |