ЫЖГЫРТУ ф. 1) йөкл. юн. к. ыжгыру (1 – 3 мәгъ.). Кинәт лапас кыегындагы басылган иске саламны куптарып, агач башларын ыжгыртып һәм киртәгә элеп куйган керләрне очыртып, дымлы, көчле җил исеп китте. Н.Фәттах. [Әмир] Шакмагын машинадай ыжгыртып газаплана. Ф.Яхин 2) Зур тизлек белән чабу, бик кызу бару, элдертү. Кузовына кызыл кирпеч төягән «КрАЗ» Олы урманны ярып узган тигез асфальттан ыжгырта гына. Казан утлары |