ЫГЫ-ЗЫГЫ’ КИЛҮ ф. 1) Ашыгыч һәм тәртипсез рәвештә хәрәкәт итү, әрле-бирле килү. Барысы да шулкадәр буш, ясалма иде – тирә-якта ыгы-зыгы килгән кешеләрнең билләренә таянган манекеннардан бер аермасы да юк кебек. А.Әхмәтгалиева. Өй эче иртәдән ыгы-зыгы килде, Булат бер керде, бер чыкты, үз-үзенә урын тапмады. З.Кадыйрова 2) Ашыгып, кабаланып ни дә булса эшләү. Михляев йортының ихатасында пешекчеләр ыгы-зыгы килде, чибәр татар кызлары самавырлар күтәреп йөгереште. В.Имамов. Атларын ашату чараларын күреп, намазга әзерлекләр үткәреп, ыгы-зыгы килделәр. З.Зәйнуллин 3) Шаулау, гөрләү, шау-гөр килү. Бер дә юкка килмик ыгы-зыгы. Кирәккә дә, кирәк түгелгә дә Оран сугып, әйт, кем нәрсә тапты? К.Булатова |